29 август көнне Татар китапханәсе 7 нче бакча балалары белән (тәрбиячеләре Семенова А.А.) Халыкара “Уч төбендә китап” акциясенә кушылды. Акцияне Самара “Үзәкләштерелгән балалар китапханәләре системасы”, китап укуны пропагандалау максатында оештыра.
Сабыйлар хәзерге заман язучыларының кечкенәләр өчен язылган басмалары белән таныштылар. Аларга Ә.Ситдыйкова “Башмаклар. Башмачки”, Ф.Сафин “Шырпы.Заноза”, Л.Шәех “Безнең ишегалдында” китаплары укылды, эчтәлекләре буенча фикер алышу үткәрелде. С.Маршакның “Гришкины книжки” шигырен тыңлап, китапларга сак караш кирәклегетурында нәтиҗә ясалды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)