29нчы август көнне 12 нче балалар бакчасында «Кыңгырау» мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен «Нәрсә?Кайда?Кайчан?» дигән интеллектуаль уен оештырылды. Бу чара Татарстан Республикасы көненә багышланган иде.
Әлеге чараның максаты-балаларның Татарстан Республикасы турында белемнәрен системалаштыру һәм гомумиләштерү, патриотик тәрбия нигезләрен формалаштыру.
леге чараны татар теле укытучысы Корбанова Айгөл Хәлим кызы оештырды һәм үткәрде. Катнашучылар командасына каршы «Крепыш» балалар бакчасы хезмәткәрләре уйнады. Алар катнашучылар өчен төрле өлкәләрдән: спорт, тарих, мәдәният, музыка кораллары, милли кием-салым, дәүләт символикасы, география һ. б. видеосораулар әзерләгәннәр иде.
Балалар, фикер алышканнан соң, барлык сорауларга да оста җавап бирделәр. Яшь уенчылар Амаль К., Е. Родион, Максим Н., Артем Б. аеруча аерылып тордылар.
Команданың капитаны Б.Анастасия үз бурычын бик яхшы үтәде. Мондый чараларда балаларның шәхси сыйфатлары формалаша: җаваплылык, ярдәмчеллек, коллективта эшли белү.
Алда яңа уку елы. Балалар бакчасының тәрбиячеләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик кызыклы үтсен өчен тырышачак!