Менделеевскта капиталь ремонттан соң “Яшьлек” яшьләр үзәге үз ишекләрен ачты

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Яңартылган объектны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев карады.

Менделеевсклылар яшьләр үзәге районда иң мөһим социаль объектларның берсенә әверелер дип ышана. Яшьләрне җәлеп итү үзәге Яр Чаллы ягыннан шәһәргә керү юлында урнашкан. Объектның матур бизәлеше ерактан күренеп тора.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Валерий Чершинцев яшьләрне зур өй туе белән котладылар.

Объектны реновацияләү Татарстан Яшьләр эшләре буенча Министрлык тарафыннан алып барыла торган капиталь ремонт программасы кысаларында узды. Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков сүзләренә караганда, Менделеевскта капиталь төзелешне башлап җибәргәндә башта яшьләр үзәге концепциясе турында фикер алышканнар, ә бит бу бик мөһим. Яшьләр белән очрашканнан соң гына, алар белән барлык детальләр турында фикер алышканнан соң, проект барлыкка килде.

Яңартылган яшьләр үзәгендә төрле мөмкинлекләр каралган, күп функцияле зоналар барлыкка килгән, заманча һәм матур итеп эшләнгән. Күргәзмә холлы, актив ял итү зонасы, остаханә, коворинг үзәге, конференцияләр залы яшь менделеевлыларны көтә. 12 яшьләр мәйданчыгы, яшьләр инициативаларын тормышка ашыру үзәге - болар барысы да хәзерге яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирә.

Экскурсиядән соң кунаклар яшьләр активы белән очрашты.

ЯҮ эш көннәрендә 8 дән 21 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ял көннәре – шимбә, якшәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International