Бергә терроризмга каршы.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

2 сентябрь көнне Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Бергә терроризмга каршы» дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде.

Бу көн 2004 елның 1-3 сентябрендә булган Бесландагы теракт белән аерылгысыз бәйле. Чарада Россиядә терроризм һәм терроризм тарихыннан фактлар яңгырады. Беслан шәһәрендәге фаҗигагә аерым игътибар бирелде. Соңыннан очрашуда катнашучылар теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International