Әле җәй иде, җәй иде… Ләкин көз җитте, көз килде…
Көз сиздерми генә бер җәйге иртәдә килеп җитә, моны әле күп кеше сизми. Әле кояш та каты кыздыра, әле табигать тә яшел.
Ләкин җитте инде ул көз, тагын килде…Аны бакчадагы тирәк агачлары сизде, алар да шомлырак шаулый башладылар. Алар шулай зарланалар, эч серләрен бушаталар. Кай арада җәйләрең үтеп китә? Балаларның да өч ай каникуллары үтептә китте.
Кояшлы көнне клуб мөдире Мусина Айгөл “Сау бул җәй” дип исемләнгән кечкенә бәйрәм уздырды,төрле уеннар булды ,балалар рәхәтләнеп уйнадылар.