Каникулның соңгы көнендә Турай мәдәният йортында "Хуш каникул, Сау бул җәй"дигән чара уздырылды.
Балалар өчен оештырылган әлеге чара аларның җәй буе мәдәният йортында яратып уйнаган уеннары һәм җыр - биюләр белән аралашып барылды. Балалар өчен иң күңеллесе, әлбәттә, соңыннан оештырылган дискотека булды.