1 сентябрьдә Камай авыл клубының балалар агитбригадасы "Камай-Агро" КФХ комбайнчылары өчен концерт уздырды. Кичке тәнәфес вакытында балалар дәртле җырлар һәм биюләр белән игенчеләрне сәламләделәр, чөнки җыр белән урып-җыю күңеллерәк! Программа ахырында кыр хезмәтчәннәренә уңышлар, яхшы һава торышы һәм мул уңыш теләделәр.



.jpg)