30 нчы август көнне Республика көне уңаеннан Сәйтәк авылы клубы “ Чәчәк ат,Республикам ! ” дип исемләнгән акция уздырды. Бер төркем балалар белән авыл урамнарыннан узып , очраган һәрбер авылдашны бәйрәм белән котлап , җөмһүриятебез флагы төсләрендәге тасмалар тапшырдылар. Акциядә катнашучылар җирле үзидарә исеменән барлык авылдашларга ныклы сәламәтлек, яхшы киләчәккә ныклы ышаныч, һәр башлангычта зур уңышлар, иминлек һәм изгелек теләделәр.