Эшлекле сишәмбе

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

Аннан соң, Менделеев районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Егоров Иван Владимирович шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында сөйләде.

Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында – МР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәров Роберт Ринат улы сөйләде.

 Районда 92 иҗат коллективы эшли, шуларның 12се 2018-2019 елларда төзелгән. Бу хакта үзенең докладында Менделеевск муниципаль районы мәдәният идарәсе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Шиһапова Екатерина Владимировна сөйләде.

Киңәшмә барышында Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улы Социаль әһәмияткә ия объектларны ачу турында сөйләде. Бу - "Яшьлек" яшьләр үзәге, анда бүгенге көндә 8 иҗтимагый оешма, бистәдә табиблык амбулаториясе, Иске Гришкинода керәшен мәдәният йорты эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International