3 сентябрь көнне Камай авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә "Яшьләр Тынычлык өчен" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга Беслан мәктәбендә булган өч көн вакыйгалары турында сөйләделәр. Хикәя фото һәм видео материаллар белән ныгытылды. Чара ахырында балалар әлеге куркыныч фаҗига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.


