Илнәт мәдәният йортында "Дуслык такыясе" Татарстан халыклары фестивале узды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

29 август көнне Илнәт мәдәният йортында Татарстан Республикасы көненә багышланган "Дуслык такыясе" дип исемләнгән Татарстан халыклары фестивале булып узды.  Фестивальдә Алнаш авылыннан, Менделеевск шәһәреннән һәм Менделеевск районы авылларыннан килгән кунаклар катнашты.  Бу кичәдә татар, рус, удмурт, мари, керәшен телләрендә җырлар яңгырады. Шулай ук "Менделеевск яңалыклары" район газетасы журналисткасы Анжела Райсян башкаруында чегән биюе башкарылды.  Рәхмәтле тамашачылар үзешчән артистларны көчле алкышлар белән каршы алды. Узган "Дуслык такыясе" фестивале Менделеевск районында яшәүче халыкларның бердәмлеген, дуслыгын тагын бер кат исбатлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International