Тойгуҗа авылында хәйрия спектакле

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Республика көне уңаеннан Тойгуҗа авылында Хәбир Ибраһимов пьесасы буенча «Кызыма килер йөз кеше» дигән хәйрия спектакле узды. Бу көнкүреш комедиясе ике гамәлдә. Спектакльдә рольләрне Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гайфетдинова Гөлнара һәм авыл халкы: Зиннәтуллина Рәмзия, Бадретдинов Зөлфәр, Сафина Рәзилә, Гыйльфанов Альмарис, Балобанова Римма, Гайнуллина Ләйсән башкарды. Артистларны тулы зал тамашачылар каршы алды! Спектакльдә шулай ук Менделеевск шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты: тернәкләндерү-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Вәсимә Харис кызы, «Үзәкләштерелгән клуб системасы» директоры Фәрхетдинова Рәйхана Ситдыйк кызы, артистларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр!

Билетлар сатудан алынган барлык акчалар Менделеевск шәһәренең "Кама таңнары" балалар приютына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International