Монаш авылында халык белән очрашу

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Монаш авыл җирлегендә Район Башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева белән гражданнар җыены булып узды.

Монаш авыл җирлегенең 2019 елның җиде аеның җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җирлек башлыгы Ростислав Иосифов сөйләде.

Оператив хәлнең торышы турында участковый, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлегенең полиция капитаны Владимир Кириллов сөйләде.

Аннары цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Андрей Талевнин сөйләде.

Мини фермаларны субсидияләү турындагы мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фәрухшин чыгыш ясады.

Очрашуга нәтиҗә ясап, Ләйсән Галиева Менделеевскның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, авыл халкының сорауларына җавап бирде.

Җыенда халык район җитәкчелегенә Актаҗик авылында яктырту, Возжайка елгасын ныгыту, Монаш авылында күпер төзү, Илнәттә мәктәп ремонтына кагылышлы сораулар бирделәр. Барлык сораулар контрольгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International