Яшь армиячеләр, мәктәп укучылары, өлкәннәр Билгесез солдат һәйкәле янына җыелдылар.
Дөньяның бәясе һәм аны сакларга кирәклеген район башлыгы урынбасары Альберт Саттаров искәртте. Аннан соң кунаклар Геройлар аллеясы буенча Мәдәният сараена кадәр уздылар. Анда «Аккорд» балалар вокаль ансамбле башкаруында патриотик җыр тыңладылар.

