Беслан фаҗигасен онытмыйк

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Беслан фаҗигасе безнең илебез тарихына гына түгел, дөнья  тарихына да иң явыз, иң мәкерле терактларның берсе булып кереп калды. Унбиш ел вакыт узды, ләкин күңелдәге яралар һаман да төзәлми. Бу фаҗигале көннәрдә тоткын булып алынган  кешеләрнең, аларның якыннары, туганнарының халәтен күз алдына да китереп булмый. 

Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният хезмәткәрләре  мәктәптә “Беслан бөтен дөнья өчен фаҗига” исемле хәтер сәгате уздырдылар. Ул көннәр турында мәгълүмат бирелде һәм презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International