3 сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу - 2005 елның 6 июлендә кабул ителгән «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» Федераль закон нигезендә билгеләнгән иң яңа истәлекле дата. Ул Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Сәйтәк авыл клубы авыл китапханәсе белән берлектә "Без терроризмга каршы» акциясе үткәрделәр . Балалар үз куллары белән терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне символын — «Ак күгәрченнәр» ясадылар. Бу күгәрченнәрне авылдашларга бүләк иттеләр. Әлеге акция белән сәйтәклеләр терроризмга, явызлыкка һәм көч куллануга карата үз фикерләрен белдерделәр. Тынычлык һәм игелек кылырга өндәделәр. Акция дәвамында шулай ук «Без тыныч дөньяда яшәргә телибез» дип исемләнгән хәтер дәресе узды. Чарада катнашучылар бу көннәрдә террорчылар кулыннан һәлак булган барлык кешеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.


