3 сентябрь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Янганда шәмнәр елый» исемле тематик программа үткәрелде. Программа барышында танып-белү слайд презентациясе, видеороликлар күрсәтелде, кайгы гимны яңгырады. Беслан фаҗигасе корбаннарын һәм терроризм корбаннарын искә алуга бер минут тынлык игълан ителде. Анда балалар куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды.


