Хәтер сәгате «Бергәләп террорга каршы»

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Песәй авыл китапханәсендә "Террорга каршы бергә" дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Китапханәче балаларга "терроризм", "террорист" төшенчәләре, террор актлары, Бесландагы вакыйгалар турында сөйләде. Балаларга "Зина, Кеша һәм террорчылар" дигән мультфильм күрсәтелде, аннан балалар төрле экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр. "Терроризмга - юк" стенды янында күзәтү ясалды, фикер алышу үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International