Монай авылында терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Россиядә ел саен 3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне, шулай ук хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен ачынып искә ала. Безнең илдә фаҗигале дата 3 сентябрь көнне Бесланда күптән түгел – 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр булган коточкыч вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән.

Авыл балалары өчен Бесландагы фаҗига турында сөйләү, әңгәмә үткәрелде һәм әлеге көнгә багышланган видеороликлар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International