3 сентябрь көнне Тихоново авыл китапханәсендә Бесландагы балаларга багышланган акция үткәрелде: ул балалар җырларын җырлап бетермәгәннәр, уеннарын уйнап туймаганнар, аларның елмаюлары өлкәннәр тарафыннан кешелексезлек һәм рәхимсезлек белән йөзләреннән сөртелгән...
Китапханәче Медведева Н. С. бер гаепсез балалар һәлак булган куркыныч вакыйгалар турында сөйләде. Боларның барысына да бер куркыныч исем -Терроризм! Бу акция 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Әлеге чараның максаты: үсеп килүче буынга терроризмның нәрсә икәнен аңлату һәм теракт янаганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләү иде. Шулай ук акциядә катнашучыларда террор янавыннан хәзерге дөньяда глобаль проблеманы тоя белүләрен тәрбияләргә кирәк.
Балаларга «Беслан балаларын онытмагыз», «Норд-Ост», «Терроризмның киләчәге юк», «Терактны кичерергә ярдәм итүче 3 кагыйдә», «Мәктәпкә һөҗүм иткәндә үзеңне ничек тотарга» дигән видеороликлар күрсәтелде.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)