Профилактика чарасын үткәрү сроклары һәм максатлары турында гражданнарга массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итү

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Россия эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 сентябреннән алып 30 сентябренә кадәрге чорда юл-транспорт һәлакәтләреннән килгән зыяннарның авырлыгын киметү максатларында Татарстан Республикасының Менделеевск районы территориясендә «куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Әлеге чараның төп бурычы - юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау.

Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче куркынычсызлык каешы белән бәйләнгән булырга тиеш һәм алар мондый каешны эләктермәгән пассажирларны йөртергә тиеш түгел.

Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, куркынычсызлык каешларын куллану юл-транспорт һәлакәтләрендә машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажирлары өчен – 50%, арткы утыргыч пассажирлары өчен – 25% ка үлү яки имгәнү ихтималын киметә. Куркынычсызлык каешын эләктергән очракта, исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International