Абалач авыл китапханәсе «Уч төбендә китап» халыкара акциясенә кушылды, һәм хәзерге заман балалар язучылары китаплары белән «Күбәлегем» балалар бакчасына барып таныштырды. Китапханәче балаларга Рабит Батулланың «Колакчын Тафи» һәм Борис Вайнерның «Алма төшәргә урын юк» дигән китапларын укыды. Балалар алга таба уку өчен балалар бакчасында калган башка балалар китаплары белән дә таныштылар.
(1).jpg)
(1).jpg)