Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә.

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Менделеевск районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә: 2019 елның 10 сентябрендә 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Менделеевск шәһәре, Фомин урамы, 19 нчы йорт, 4 нче кат адресы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бинасында эш бирүче көне узачак.

Бу көнне «Содексо-ЕвроАзия» ҖЧҖ үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк - җәмәгать туклануы өлкәсендә зур компания, КАМАЗ партнеры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International