Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларын алу өчен авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында конкурста җиңүчеләр билгеләнде

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы белән кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство максатчан программасы буенча авыл хуҗалыгыннан кулланучылар кооперативларының матди - техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурс сайлап алуында җиңүчеләрне билгеләде. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил иткән, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән.

Конкурска кертелгән 8 авыл хуҗалыгыннан кулланучылар кооперативының 6сы грантларга ия булды. Болар - «Фаиза» (Мөслим районы), «Тулпар» һәм «Май» (Балтач районы), «Союз» (Арча районы), «Алан» (Түбән Кама районы) һәм «Заготовитель» (Лаеш районы) кооперативлары. 

Грант акчалары авыл хуҗалыгы кооперативлары тарафыннан эре мөгезле терлек ите эшкәртү, сөт, яшелчә эшкәртү, җиләк-җимеш, дикорослар әзерләү һәм эшкәртү проектларын гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.

Авыл хуҗалыгыннан кулланучылар кооперациясенә ярдәм итү максаты - технологияләр кертү исәбенә авыл халкының тормыш сыйфатын арттыру, ул Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе халкын үз җитештерү белән тулысынча тәэмин итү, аның мәшгульлеген һәм керемнәрен арттыру гына түгел, ә үзебезнең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен төбәк, милли һәм дөнья базарларына азык-төлек белән көндәшлелеккә сәләтле тәэмин итүчеләргә әверелдерү мөмкинлеге бирә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грант алучыларны котлый һәм проектларны тормышка ашыруда уңышлар тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International