2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар буенча тиешле социаль ярдәм чараларына һәм ташламаларга хокукын раслады. Тиешле белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга ташламалар бирүче, яисә Пенсия фондының территориаль органнарында, шәхси кабинетта яки МФЦга җибәрелде.
Ел башыннан эшләүче пенсионерлар диспансеризация узу өчен түләүле ял хокукыннан файдалана алсын өчен раслаучы белешмәләрнең иң зур күләме эш бирүчеләрдән җибәрелгән. Россия Пенсия фонды эш бирүчеләрдән сораулар буенча 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Тиешле мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, килешүләр нигезендә бара. Хәзерге вакытта алар 46 меңнән артык эш бирүче белән төзелгән.
Тагын 4,5 мең кеше статусын эш белән тәэмин итү үзәкләре соравы буенча раслаган, алар пенсионерларны һөнәри укыту, квалификацияне күтәрү программаларын гамәлгә ашыралар һәм уку яки эш эзләү чорында пенсионер тарафыннан арттырылган пособие түлиләр.
Исегезгә төшерәбез, әгәр дә пенсионер ташламаларга хокук турында үзе раслаган мәгълүматларны мөстәкыйль алырга тели икән, ул моны ПФР сайтындагы Шәхси кабинет аша яки клиент хезмәтләре һәм Пенсия фонды идарәләрендә эшли ала. Ел башыннан бирле 920 кеше шул ысул белән белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләр аша тиешле запрос ясады.
«Элегрәк ташламалы ярдәм чараларыннан бары тик пенсионерлар гына файдаланган. Ташламаларның күбесе федераль характерда, һәм ул яңа пенсия яшенә кадәр биш ел кала яки элекке пенсия яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән башлана», - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
2019 елдан башлап күп кенә россиялеләр өчен пенсия яше үзгәрмәсә дә, аларга пенсия алды ташламаларына хокук барыбер бирелде. Бу, әйтик, биш балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.