3 сентябрьдә балалар сәнгать мәктәбе мәйданында уку елы башлануга багышланган тантаналы линейка узды. Менделеевск муниципаль районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Шигапова Е.В. укытучыларны, ата-аналарны һәм укучыларны уку елы башлану белән котлады һәм зур уңышлар, җиңүләр, матур чыгышлар һәм яхшы укуларын теләде. Балалар сәнгать мәктәбе директоры А.А. Абрамова барлык катнашучыларны уку елы башлану белән котлады һәм быел педагогик коллективның яшь педагоглар белән тулылануын билгеләп үтте. Алия Азат кызы аларга нәтиҗәле эш һәм талантлы укучылар теләде. "Скрипунелла" ансамбле, "Даян" арт-студиясе һәм Ястребова А. тамашачыларны үзләренең концерт номерлары белән сөендерде.