Турай авыл җирлегендә халык җыены узды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Турай авылында район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, шулай ук хезмәт күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашында гражданнар җыены булып узды.

Турай авыл җирлеге җирле үзидарә органнарының 2019 елның җиде аендагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Турай авыл җирлеге башлыгы Рәхимова Әлфирә Минерафис кызы сөйләде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Фарухшин Илнур Илдар улы чыгыш ясады.

Цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Талевнин Андрей Владимирович хәбәр итте.

Менделеевск муниципаль районының 2019 елның җиде аенда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сөйләде.

Турай авыл җирлегендә яшәүчеләрне авылда спорт мәйданчыгы төзү мәсьәләсе борчый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International