Менделеевск районында предприятие, учреждение һәм ведомство җитәкчеләре катнашында халык белән очрашулар дәвам итә. Ижевкада халык җыены район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева җитәкчелегендә узды.
Ижевка авыл җирлеге башлыгы Сергеева Нина Михаил кызы 2019 елның җиде аенда Ижевка авыл җирлеге җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында мәгълүмат белән авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Фарухшин Илнур Илдар улы чыгыш ясады.
Цифрлы телевидениегә күчү турында мәгълүмати технологияләр белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Талевнин Андрей Владимир улы сөйләде.
2019 елның җиде аенда Менделеевск муниципаль районының социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында Менделеевск муниципаль районы башлыгы урынбасары Галеева Ләйсән Камил кызы сөйләде.
Авылда почтальон булмау мәсьәләсе халыкны борчый. Мәсьәлә контрольгә алынды, кыска вакыт эчендә хәл ителәчәк.


