Бик күп санлы китаплар арасыннан нәкъ менә кирәкле китапны ничек табарга? Бу сорауга үзәкләштерелгән китапханә системасы алып баручысы Устюжана О. җавап бирде. Нәрсә соң ул китапханә әсбаплары, китапханә каталогы, китап күргәзмәсе - боларның барысын да 1 нче мәктәпнең 6 һәм 7 сыйныф укучылары белделәр. Укучылар рәхәтләнеп «Ике гади мәктәп укучысының бер гадәти көне» һәм «Безгә Шүрәле куркыныч түгел» библиографик уеннарында катнаштылар, виртуаль күргәзмәләр карадылар, «Үз китабыңны сайла!» китапханә тестының сорауларына җавап бирделәр, китап фонды белән таныштылар. Теләгән һәркем китапханә укучылары булды һәм өйгә кызыклы китаплар ала алды.
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)