Менделеевскта каршылыклы полоса белән мәйданчыкны тәкъдим иттеләр.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Комплекс өченче мәктәп территориясендә җәелдерелгән. Ул лабиринтны, авыш такталы койманы, җимерелгән күпер һәм баскычны үз эченә ала. Тантаналы чарада район башлыгы Валерий Чершинцев, мәктәп педагоглары һәм укучылар катнашты. Символик кызыл тасманы кискәннән соң, физкультура укытучылары һәм укучылар аны узу буенча мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International