Валерий Чершинцев урып-җыю кампаниясе алдынгыларын бүләкләде.

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Район буенча иң яхшылар арасында берьюлы КФХ Альберт Смирновның өч вәкиле булды. Бу хакта Менделеевск яңалыклары хәбәр итә.

Ул – «Акрос-530» авыл хуҗалыгы машинасында 1000 тонна суктырган комбайнчы Раиф Габдрахманов. Киләсе ел уңышы өчен көзге бодайны 400 гектар мәйданда чәчкән Механизатор Рамил Гыйләҗев. Авыл хуҗалыгы җитештерү ветераны, механизатор Рәшит Шиһапов. Алар район башлыгы кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илнур Фарухшин сүзләренә караганда, районда бөртеклеләрнең 70%тан артыгы җыеп алынган. Уңыш 1 гектарга 25 центнердан артык тәшкил итә.

- Смирнов КФХсында урып-җыю белән бергә туңга сөрәләр. Алар инде киләсе ел уңышына әзерләнә, - дип ассызыклады И.Фәрухшин. - Әлегә алар бу күрсәткеч буенча лидерлар. Алар 400 га мәйданда иң яхшы сыйфатлы һәм оптималь срокларда көзге культуралар чәчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International