Монай авылында террорлык актлары корбаннары истәлегенә шәмнәр

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

6 сентябрь көнне Монай авылы мәдәният йорты мәйданында терроризм актлары корбаннарын искә алу буенча «Хәтер шәме» акциясе узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларга бөтен дөнья буйлап кылынган иң зур террорчылык һөҗүмнәре, меңләгән гаепсез кешеләр турында сөйләделәр... Аларны, бигрәк тә балаларны искә алып, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәленә шәмнәр һәм уенчыклар салынды, шулай ук бер минутлык тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International