"Супер әби - 2019" - өлкәннәр айлыгына багышланган конкурс. Тихоново авыл мәдәният йортында өлкән яшьтәге вәкилләр өчен конкурс узды. Ул 3 өлештән торды: Визитка, Минем иҗатым, Иң шәп ризык. Мондый сынауларны алар җиңел генә башкарып чыктылар. Тихоново башкарма комитетыннан бүләкләрне барлык катнашучыларга да тапшырдылар.






