Музыка шатлык өчен яши

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

9 сентябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә «Музыка шатлык өчен яши» дигән музыкаль уен программасы үткәрделәр.

Катнашучылар беренче музыка инструментларының нинди булуы, ноталарның ничек барлыкка килүе, Борынгы Грециядә һәм Римда, борынгы Русьтә нинди коралларда уйнаулары турында белделәр. Чарада Бетховен, Бах, Моцарт, Чайковский музыкаль әсәрләреннән өзекләр яңгырады. Тамашачылар музыкаль уен кораллары турында табышмакларга җавап бирделәр, «Көйне тап» күңелле уенында катнаштылар, арфе, скрипка, флейта, рояль кебек виртуоз уенны карап хозурлану мөмкинлегенә ия булдылар һәм талантлы музыкантның теләсә нәрсәдә, мәсәлән, Бәллүр бокалларда уйный алуына инандылар. Музыкаль сәгать күңелле викторина белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International