Камай авылында яшәүче Зәйтүнә Имаметдинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

З.Имаметдинова гомере буе туган «Батыр Кол» колхозында эшләгән, ике тапкыр Казанга алдынгылар слетына делегат итеп сайланган. Күп санлы рәхмәт хатлары, медальләре бар. Үзе кебек хезмәт сөючән балалар тәрбияләгән, онык-оныкчыклары уңышларына чын күңелдән сөенә.

Ветеранны юбилее белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина һәм Камай авыл җирлеге башлыгы Инзилә Әглиева котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International