Эшлекле сишәмбе

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген хакимиятнең актлар залында Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләре белән атналык киңәшмә узды.

Шәһәрдәге һәм райондагы оператив хәлләр турында полиция начальнигы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Рәфкать Шамгунов сөйләде.

 

Менделеевск муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының узган атнадагы эш нәтиҗәләре һәм киләсе периодка чаралар турында ММР Советы Аппараты җитәкчесе Искәндәров Роберт Ринат улы сөйләде.

 Менделеевск муниципаль районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләре һәм җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар турында территориаль сайлау комиссиясе рәисе Миронов Павел Степанович сөйләде.

2019 елның көзге чорында Менделеевск районы пенсионерларына Өлкәннәр айлыгын үткәрү һәм социаль хезмәтләр күрсәтү турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәфәргалин Айдар Нәгыйм улы хәбәр итте. Соңгы квартал өчен тәкъдим ителгән ваклап сату продуктлары шартларындагы үзгәрешләр турында - «Менделеевск №1» Ак Барс банкының өстәмә офисы директоры Колпакова Аида Илдар кызы сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International