Сәламәтлек көне

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Гадәттәгечә, сентябрьнең беренче атнасында, нәкъ шимбә көнне, 7 сентябрьдә, 2нче урта мәктәптә актив һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган «Сәламәтлек көне» узды. Укучылар бу көнне спорт ярышларында катнашу, походка, кинога бару, экскурсиягә бару, саф һава сулау өчен бик көтәләр. Сәламәтлек көне «Химик» стадионында узды. Бу көн барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф бүләк итте һәм якты тәэсирләр калдырды. Һәрберебез, теләсә нинди эшне башкару өчен, көчле, көр күңелле, энергияле булырга телидер. Шуңа күрә безнең мәктәптә Сәламәтлек көнен балалар аңласын өчен үткәрү – тормышыбызның төп байлыгы. Әгәр кеше сәламәт икән, димәк, ул бөтен җирдә иң бәхетле кеше. Физик культура укытучысы Романюк Г.А. һәм сыйныф җитәкчеләренә Сәламәтлек көнен оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International