Менделеевскта Өлкәннәр айлыгы башланды.

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Өченче буын вәкилләре өчен үткәрелә торган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин эшлекле сишәмбе вакытында сөйләде.

Шәһәр предприятиеләрендә, оешмаларында, учреждениеләрендә өлкәннәр белән чәй табыны артында очрашулар, тематик кичәләр һәм концертлар, йөзү буенча ярышлар, ретро-дискотекалар, күргәзмәләр, Ветераннар балы һәм башкалар узачак.

Менделеевск районында Өлкәннәр айлыгы кысаларында барлыгы 100 дән артык чара әзерләнгән.

Тулырак чаралар афишасын безнең сайтта һәм Менделеев яңалыклары сайтында күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International