Өлкәннәрне хөрмәтләп

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Районыбызда өлкәннәр айлыгы башланды. Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла. Китапханәнең актив китап укчылары Куликова Анна Николаевна һәм Гилмехан абый Миңнуллин бу көннәрдә үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Камай авылы китапханәчесе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре алар өчен бәйрәм котлауы әзерләделәр, чәчәк бәйләмнәре һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Кечкенә генә игътибардан да күңел була, диләр .Өлкәннәребезгә һәрвакыт игътибарлы булсак иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International