Безнең дөнья терроризмсыз

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Россиядә ел саен терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2004 елның 1 сентябрендә Бесланда (Төньяк Осетия) мәктәп линейкасында заложникка алу белән бәйле. Илнәт авыл китапханәсендә «Безнең дөнья терроризмсыз» - мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Чара барышында балаларга терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлаттылар. Террористик актларның кансызлыгын күрсәттеләр, террорчылар басып алган вакытта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белделәр. Китапханәче шулай ук урамда, транспортта, мәктәпкә барганда, йортта әти-әнисез булганда, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда саклык чаралары турында искә төшерде. Бу чара балаларны битараф калдырмады, алар терроризмның нәрсә икәнлеге турында үз фикерләрен әйттеләр. Чараның максаты булып балаларда тыныч тормыш кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү торды. Фаҗигале вакыйгаларны истә тотып, Без терроризмга каршы торуга, бу явызлыкның үсүенә юл куймас өчен бөтен көчебез белән бердәм торабыз. Теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International