Балалар иҗат үзәгендә ачык ишекләр көне узды.

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Көзнең беренче аенда балалар иҗат үзәгендә традицион рәвештә «Ачык ишекләр көне» чарасы уза, анда теләге булган һәркем үзәкнең иҗади берләшмәләре турында белә, педагоглар белән таныша һәм күңеленә хуш килгән шөгыль сайлый ала.

Бу атна башыннан балалар иҗат үзәге шәһәр укучылары алдында үз ишекләрен ачты. Коридорларда декоратив-гамәли һәм техник иҗат күргәзмәләре һәм барлык берләшмәләр һәм секцияләр тәкъдим ителде. Балалар һәм ата-аналар бәйрәм тамашасын карадылар, анда балаларга Кызыл Калфак һәм Буратино белән бергә Убырлы карчык һәм Кикиморадан Иҗат Патшабикәсен коткарырга туры килде. Балалар - үзәктә тәрбияләнүчеләр, алып баручылар белән бергә, сынауларны уңышлы үтәделәр һәм мавыктыргыч Иҗат иленә һәм Фантазиягә сәяхәткә киттеләр. Барлык тамашачылар рәхәтләнеп бу тарихның сәхнәдә үсешен күзәттеләр.

Балалар иҗат үзәге директоры Айгөл Моталибова барлык катнашучыларны сәламләде, аннан соң һәр аудиториядә балаларны өстәмә белем бирү педагоглары көтте. Кайбер балалар шунда ук түгәрәкләргә язылдылар, ә икенчеләре уйланып калдылар. Балалар белән иҗат үзәге педагоглары балчык, робот техникасы, авиамодельләштерү, 3D проектлау, агачтан эшләнмәләр ясау, умартачылык буенча мастер-класслар үткәрделәр.

Балалар иҗат үзәге яңалыкка өйрәнергә, дуслар табарга һәм үз сәләтләрен күрсәтергә теләүчеләр өчен ачык!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International