Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы!

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

11 сентябрь көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” әдәби-иҗади клубының чираттагы утырышы узды. “Рәхмәтлемен сиңа, Бондюг ягы!”дип аталган очрашу “Өлкәннәр айлыгы” кысаларында, төрле иҗади шәхесләр катнашында үтте.

2017 елдан эшен башлаган “Ядкарь”клубының “Менделеевск яңалыклары” газетасы битләрендә, Яр Чаллы шәһәрендә чыгучы “Мәйдан” журналында басылган язмаларын һәм Христофорова Татьяна Павловнаның рәсемнәрен туплаган күргәзмә әзерләнде. Утырышны китапханәче Гөлназ Хафизова ачып җибәрде, катнашучыларга изге теләкләрен җиткереп, уңышлар теләде. “Ядкарь”леләр Гөлниса Евдокимова, Гөлсем Фардеева үзләренең яңа шигырьләрен ишеттерделәр. Клубның яңа әгъзасы Фәния Фаррахова үзенең иҗади эшчәнлеге, интернеттагы сәхифәләре белән таныштырды, фәлсәфи шигырьләрен укыды. Татьяна Христофорова күптән түгел генә рәсем ясау белән мавыгып китүен бәян итте. Үз куллары белән тудырган мондый матурлыкны башкаларның сокланып кабул итүенә бик тә күңеле булды. Бондюг ягы белән бәйле сорауларга җаваплар табып, җылы әңгәмә белән, очрашу чәй табыны янында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International