
Менделеевск муниципаль районының «Өмет Яры» өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә ВИЧ-инфекцияне кисәтү буенча эш дәвам итә.
ВИЧ-йогышларын профилактикалау буенча белем дәрәҗәсен күтәрү максаты белән, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Күп нәрсә сиңа бәйле» дигән акция уздырдылар.
Акция кысаларында шәһәр урамнарында социаль хезмәткәрләр барлык үтеп баручыларга авыру турында мәгълүмат, зарарлану куркынычын киметү турында, кирәкле ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган телефон номерлары белән листовкалар (49 данә) тараттылар.