Әгәр эшләүче пенсионер агымдагы ел ахырына кадәр эштән китмәсә, ул узган индексацияләрне исәпкә алып пенсия алмаячак, дигән ялган мәгълүмат таралу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге уяу булырга һәм алдакчыларның хәйләләренә эләкмәскә чакыра!
«Гамәлдәге законнар нигезендә, хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионер, эш вакытында алган барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсия ала башлый», - дип билгеләп үтте ТР буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.
Барлык шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга «кайнар линия» гә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.