
11 сентябрьдә С.Гассар исемендәге Мәдәният йортында Халыклар дуслыгы йорты Дуслык дәресе проекты кысаларында “Милли уеннар” дигән чара үткәрде. Ашраф Ахунов исемендәге Халык театрында катнашучылар өчен чараны Фирүзә Габдрахманова һәм Екатерина Щербакова үткәрде. Чара төрле халык уеннарыннан: рус, татар, чуваш, әрмән уеннарыннан торды.