Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә «Өлкәннәр көне» уңаеннан оештырылган чарага идарә ветераннары Сәмигуллин Рәҗәп Сәмигулла улы, агроном Баһаветдинова Илгизәр Шәех кызы, Дәүләт техник күзәтчелек инженеры Абдуллин Дилүс Сәхәветдин улы чакырылган иде. Үз эшчәнлеген 1985 елдан башлап, Менделеевск Алабуга районыннан аерылып, административ бүлеккә әверелә.
Идарә начальнигы И.И. Фарухшин һәм район башлыгы ярдәмчесе Х.Г. Һадиуллин барлык чакырылган кунакларны бәйрәм белән котладылар, районыбыз иминлеге өчен аларның фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм озын гомер теләделәр. Очрашу истәлегенә бүләкләр һәм чәй өстәле әзерләнгән иде.
.jpg)

.jpg)