.jpg)
Территорияләрне чүп-чардан чистарту һәм калдыкларны аеру буенча ярышларны йөздән артык кеше хуплады. "Уен" өмәсенә предприятие, оешма, учреждениеләр, яшьләр берләшмәләре хезмәткәрләре, җирле ТИҮ вәкилләре һәм пенсионерлар кушылды.
Экоквестта катнашучыларга баллар бирелде. Очколарны тизлек, җыелган калдыклар (пластик шешәләр, пыяла, катнаш чүп) һәм артефактлар өчен алдылар. Активистлар җыештырган вакытта табылган гадәти булмаган шешәләрне, борынгы аяк киемен, "мамонт сөякләре"н һәм башкаларны “Артефактлар” дип атады.
Уен кагыйдәләре барысы өчен дә бертөсле иде: кайсы команда күпме чүп җыя – шул отачак. Нәтиҗәләр буенча экологик квестта катнашучылар бер тоннага якын чүп-чар чыгарды. Беренче урынны Менделеевск муниципаль районы Советы командасы яулады. Икенче урынны социаль яклау активистлары алды, ә өченче урынны - яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе. Һәр чисталык өчен көрәшче бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)