Өзмәгез сез чәчкәләрне

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

14 нче сентябрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Өзмәгез сез чәчкәләрне“ дип аталган күргәзмә оештырылды һәм танып-белү сәгате үткәрелде.

Китапханәче Сафина А.А. китапханәгә килүчеләрне күргәзмәгә куелган китап – журналлар, чәчкәләрне ничек үстерү турындагы язмалар белән таныштырды, балаларга мәдәният йорты һәм китапханә каршында үстерелгән чәчәкләрнең төрләре турында сөйләде, аларны ничек үстерү, кеше тәрбияләп үстергән һәм табигатьтә үскән чәчкәләргә сакчыл карарга кирәклеген әйтте. Балалар шулай ук чәчәкләр турында табышмакларга жавап таптылар, чәчәкләрнең табигый үзенчәлекләре турында мәгълүмат алдылар һәм үзләренә ошаган чәчәк рәсемнәрен буядылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International