(1).jpg)
Менделеевск районының Ижевка авылында «Нечкәбил» республика конкурсының зона этабы узды.
Татарстан Республикасының 12 районы инде 15 нче ел рәттән уздырыла торган гаилә гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен пропагандалау буенча искиткеч конкурста катнашты. Бу юлы да Кама аръягы гаиләләре фестивале Ижевка авылында «Ижминводы» санаториясе бинасында узды.
Менделеевск районын быел конкурста тәкъдим иттеләр: Наталья Евдокимова – «Кама таңнары» приюты хезмәткәре һәм Валентина Понаморева - «Шифалысу-Ижминводы» шифаханәсе вәкиле.
Идеянең авторы һәм «Нечкәбил» конкурсы җитәкчесе Изольда Павловна Жуйкова конкурста катнашучыларга бик яхшы әзерлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барлык катнашучылар «Татарстанның алтын гаиләләре» елъязмасына кертелде, Евдокимовлар гаиләсенә «Гаилә тарихы», «Иң матур өстәл» номинацияләре, кызларының «Минем әни» рәсем конкурсы өчен җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Ә Пономаревлар гаиләсе "Кунакчыл гайлә" һәм "Искиткеч гаилә тормышы" номинацияләрендә җиңделәр.

(1).jpg)
(1).jpg)
(1).jpg)