13 сентябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында брейк-данс буенча мастер-класс үткәрелде. Клубка Антон Капитов килде. Балалар бик күп элементларны үзләрендә сынап карадылар, тренировка алдыннан ничек дөрес җылынырга икәнлеген белделәр, күп сораулар бирделәр һәм Антонның тормышыннан һәм иҗатыннан бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр.



